Сарабикколда Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды (ФОТОЛАР)

08.12.2017 14:36 | КӨН ТЕМАСЫ Принтерга

Сарабикколда Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды (ФОТОЛАР)
Районыбызның Сарабиккол мәктәбе бүген бик күп кунаклар каршы алды. Биредә “Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шешминка-Чирмешән ике елга арасы: тарих һәм мәдәният проблемалары” фәнни-практик конференция узды.

Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде. Конференциядә Татарстанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан профессор Альберт Борханов, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Фәннәр академиясе член-корреспонденты, профессор Вадим Хоменко һәм башкалар катнашты.
 
Конференция алдыннан мәктәп укучылары чыгышы булды. Аннан пленар өлештә туган як тарихы турында сөйләделәр, өйрәнеп бетелмәгән авыллар турында да сүз булды.

Конференция секция эше белән дәвам итте.
Бу хакта тулырак “Заман сулышы”ның алдагы санында укыгыз.
 
Розалия Мостафина фотолары.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту