Лениногорскида чыршы сата башладылар (ФОТОЛАР)

11.12.2017 15:37 | КӨН ТЕМАСЫ Принтерга

Лениногорскида чыршы сата башладылар (ФОТОЛАР)
 “Яшел гүзәлләрне” әлегә бер җирдә - базар янында саталар.  Базарга  Гагарин урамы буйлап килгәндә, күренә алар. Чыршы сатучылар берьюлы берничә төшкә баскан. Аларны  безгә Ульяновск ягыннан алып килгәннәр. 
-  Берничә көн  элек   сата башладык. Халык әкрен генә ала, менә иртән икене алып киттеләр. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә шактый кеше килеп, бәяләрен булса да сорашып китә, - диде чыршы сатучылар.
 
Чыршының  бәясе аның биеклегенә карап, билгеләнә икән. Бер метрлысы 300 сум һәм югарырак. Якын көннәрдә шәһәрдә чыршы сату нокталары артырга тиеш. 
 
Зилә Мөдәррисова фотолары


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту