Шәфкать туташыбызны юбилее белән котлыйбыз!

13.01.2018 09:00 | КОТЛЫЙБЫЗ! Принтерга

Шәфкать туташыбызны юбилее белән котлыйбыз!

13 январь   көнне авылыбызның медицина хезмәткәре Наҗия Габдрахман кызы Чеканованың

 60 яшьлек юбилее.

Шул уңайдан без аны олуг юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының күңел җылысын тоеп, озын-озак гомер итүен теләп калабыз.

Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз белән.

***

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән Урдалы авылы халкы исеменнән Әлфинур.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту